Көн дә бер кызга гашыйк булучы Рәшит Шамкай: «Йөрәгем – хатын-кызлар тулай торагы»
- Хәлләрем яхшы, зарланмыйм. Дару ашыйм бит, күрәсең, файдасы бар. Менә матур яз да килде, кояш чыкты. Карт булсам да, шигырьләр язудан туктамыйм. Менә, кичә язганы:
Кояш кебек якты йөзле
Айгөл мине әсир итте.
Дөньядан туеп барганда
Яшиселәр килеп китте.
Ара ерак, юллар озын,
Ыгы-зыгы җир йөзендә.
Сары яфрактай чайкалам...